On-line: кунаклар 0. Барлыгы: 0 [тулырак..]
24 август көнне безнең ФОРУМ эшли башлады. Рәхим итегез!!!

АвторХәбәр
администратор


Хәбәр: 23
Теркәлгән: 24.08.08
Репутация: 0
хәбәргә ссылка  Җибәрелгән: 17.12.08 11:12. Заголовок: Өйгә эшне ничек эшләргә?


1. Дәрестә актив эшлә: игътибар белән тыңла һәм сорауларга җавап бир.
2. Килешмәсәң яисә аңламасаң, сораулар бир.
3. Һәр предметтан өйгә бирелгән эшне мөмкин кадәр төгәл итеп, җентекләп язып бар.
4. Сүзлекләр һәм белешмәлекләр белән (справочник, энциклопедия һ.б.) эшләргә өйрән. Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыкла, кирәкле фактлар, аңлатмалар, кагыйдәләр, формулаларны эзләп тап.
5. Компьютерың булса, аның ярдәмендә кирәкле мәгълүматларны эзләп табарга, электрон таблицалар ярдәмендә
төрле исәпләүләр башкарырга өйрән.
6. Дәрестә үтелгәннә авыр кебек тоелса, материалны шул ук көнне кабатла (хәтта киләсе дәрес иртәгә булмаса да).
7. Биремнәрне эшләргә керешкәнче, нәрсә эшләргә генә түгел, ә ничек, нинди ысуллар, чаралар ярдәмендә эшләп булганы турында да уйла.
8. Ярдәм сорап зурларга яки сыйныфташларыңа, дусларыңа мөрәҗәгать итәргә оялма.
9. Дәрес хәзерли башлаганчы, көндәлегeңне ачып кара: барлык биремнәр дә язылганмы?
10. Аерым предметлар буенча биремнәрне нинди тәртиптә эшләячәгеңне уйла һәм һәр биремне үтәү өчен күпме вакыт китәчәген чамалап куй.
11. Игътибарны җәлеп итәрдәй барлык артык әйберләрне өстәлдән алып куй. Беренче биремне үтәү өчен кирәк булган әсбапларыңны гына калдыр. Эшләп бетергәч, боларын алып куй һәм икенче дәрескә кирәклеләрен әзерлә.
12. Дәресләр арасында тәнәфес ясап ал.
13. Материалны башта аңларга, аннан соң гына истә калдырырга тырыш.
14. Язмача биремнәрне башкарганчы, шуларга караган кагыйдәләрне өйрән.
15. Дәреслектәге параграфны укыган вакытта, үз-үзеңә түбәндәге сорауларны бир: текстта кем яки нәрсә турында сүз бара, аның турында нәрсә әйтелә?
16. Һәр яңа күренеш яки яңа төшенчәне элек өйрәнгәннәрең белән мәгънә ягыннан бәйләргә тырыш.
17. Истә калдырырга тиешле материал зур күләмле һәм авыр булса, аны өлешләргә бүлеп, һәрберсе буенча аерым – аерым эшлә.
18. Докладка, сочинение һәм башка төрле иҗади эшләргә әзерлекне соңгы көнгә калдырма, чөнки алар күп вакыт таләп итә. Һәр көнгә авырлыкны тигез бүлеп, берничә көн дәвамында, ягъни алдан әзерлән.
19. Телдән бирелгән өй эшләрен эшләгәндә, карта, схемалар куллан, алар сиңа материалны яхшырак аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итәрләр.
20. Телдән бирәсе җавабыңның планын төзе.
21. Белемеңне тикшер.


Информация Җәлилова Гөлназ сайтыннан алынды:
http://gzalilova.narod.ru/kakgotovdomz.html

Спасибо: 0 
ПрофильЦитата Җавап бирергә
Новых ответов нет


Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
большой шрифт малый шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой заголовок видео с youtube.com картинка из интернета картинка с компьютера ссылка файл с компьютера русская клавиатура транслитератор  цитата  кавычки моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонтальная линия отступ точка LI бегущая строка оффтопик свернутый текст

показывать это сообщение только модераторам
не делать ссылки активными
Имя, пароль:      зарегистрироваться    
Тему читают:
- катнашучы әле форумда
- катнашучы форумнан тыш
Все даты в формате GMT  5 сәг. Бүгенгә хитлар: 0
Права: смайлы әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар әйе, тавыш кую юк
аватарлар әйе, ссылкаларны алмаштыру кабызу, премодерация сүндерү, төзәтү юк